Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ базасында кукуруз үстерү һәм эшкәртүнең алдынгы технологияләрен карадылар

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ базасында силос өчен кукуруз үстерү һәм эшкәртүнең алдынгы технологияләре темасы буенча семинар узды. Бу чараны оештыручылар: «Limagrain» («Лимагрен РУ» ҖЧҖ), «BASF» («БАСФ» ҖЧҖ) компанияләре һәм «Казан-Агрохимсервис» ҖЧҖ.

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм агрохолдингларының җитәкчеләре һәм алдынгы белгечләре катнашты. Катнашучыларның саны 100 дән артык иде.

Семинарда катнашучылар демонстрацион чәчүлекләрне карадылар һәм түбәндәге мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

- силос гибридына дөрес караш, үсемлекнең тукландыру кыйммәтен бәяләү;

- үсемлекне җыю срокларын билгеләү, аның коры килеш әһәмияте, кукурузны силоска салу процессы;

- силосның структурасы, аның сыйфат тасвирламалары, терлек организмында азыкның эшкәртелү процессы;

- силос саклагычта ферментация процессын тикшереп тору. Консервантны уйлап сайлау;

- силоска кукуруз үстерү өчен «BASF» компаниясеннән үсемлекләрне яклау чаралары.

«Лимагрен РУ» ҖЧҖ белгечләре LG 3285 силос кукурузының уникаль гибридын тәкъдим иттеләр, аның составында терлек организмында тиз эшкәртелә торган, әзерләнә торган силосның сыйфатын яхшырта һәм тәүлеклек сөт савымын арттыра торган матдәләр (клетчатка) бар.

«БАСФ» ҖЧҖ кукурузда перспективалы яңа Оптимо, КЭ (200 г/л пираклостробин) фунгицидын тәкъдим иттеләр. Оптимо фунгициды бөртекле ашлык сыйфаты күрсәткечләрен генә түгел, ә авырулардан якланган булуы һәм AgCelence (стимул бирүче) эффект аркасында кукуруз массасының сыйфатын да яхшырта.

Тагын кукурузны силос өчен җыю процессы һәм контроль үлчәү нәтиҗәләре каралды.

Семинарда катнашучылар соңыннан «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖнең терлекчелек комплексында булдылар, анда азыкларның сыйфатын бәяләү буенча «Лимагрен РУ» ҖЧҖнең белгеч-технологлары тарафыннан тәкъдим ителгән лаборатория эшенең үзенчәлекләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International