Универсиада паркында Парклар һәм скверлар көненә багышланган бәйрәм узды

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Казансу елгасы ярында, Игенчеләр сарае каршында Парклар һәм скверлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, минстрның урынбасарлары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, шулай ук күпсанлы кунаклар килгән иде.

Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Казанның төрле ансамбльләре үзләренең җыр һәм биюләре белән бәйрәм кунакларының күңелләрен күтәрделәр. Теләүчеләргә - парк буенча атка утырып йөрергә, балаларга таудан шуарга һәм таганда атынырга мөмкин иде. Казан кооператив институты клубыннан кикбоксинг көрәшчеләре үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.

Этләр күргәзмәсе күпләрнең игътибарын яулады. Төрле токымнан булган этләр үз хуҗалары өйрәткән һөнәрләрен күрсәттеләр.

Күргәзмәдә катнашкан этләр арасында бультерьер, америка стаффордшир терьеры, рус кара терьеры, немецовчаркасы, көнчыгыш европа овчаркасы, берн зенненхунды, бельгия овчаркасы яисә малинуа токымыннан булганнары бар иде.

Моннан тыш, бәйрәмдә конкурслар һәм бүләкләр белән «Көзге Сабантуй» булды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле конкурсларда катнаштылар, мәсәлән, күзләр бәйләнгән килеш әйбер кисеп алу, аркан тартышу, кадак кагу һәм башка уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International