5 сентябрьдә Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Татарстанда бүген республиканың АПК хуҗалыкларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ел саен үткәрелә торган көзге ярминкәләр сезоны башланды.
Көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов һәм аның башка урынбасарлары ярминкәләрдә булдылар.
«Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә Марат Әхмәтов сатып алучылар һәм журналистлар белән аралашты. Ул авыл кешеләре алып килгән продукциянең сыйфатын бәяләде һәм аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
«Көз – яшелчәгә, иткә һәм башка продукциягә иң бай вакыт. Бәяләр - республиканың муниципаль районнары башлыклары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә килешенгәнчә. Ярминкәләр һәр шимбәдә, кыш кергәнче, ягъни аларга ихтыяҗ булуга карап оештырылачак», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Казан кешеләренә һәм шәһәр кунакларына бүген продукциянең төрлесен сайларга мөмкинлек бар иде: аларбәрәңге, яшелчә, бал, ак май, сөт, ярма, он, шикәр, йомырка, ашлык һәм башка товарлар сатып алдылар.Ярминкәгә Апас, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш муниципаль районнары, шулай ук Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кулланучылар кооперативлары ассоциациясе вәкилләре үз продукциясен алып килгән иде.
Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында «Яңа Тура» мәйданчыгында да авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады.
«Ярминкәдәге бәяләр халыкны кызыктырырлык. Республиканың муниципаль районнары ярминкәләр уздыруны хупладылар. Ярминкәгә китерелгән товарларның төре дә, күләме дә һәркемгә җитәрлек. Сатып алучылар ихластан рәхмәт сүзләре әйтәләр», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, яңа сәүдә мәйданчыгын карап чыкканнан соң.