Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Бурметьев мәктәбе коллективы быел да (узган еллардагы кебек) үзләренең укыту-тәҗрибә участогында яшелчә үстереп, мул уңыш җыйдылар. Суган - 2967 килограмм, үткән елдагыдан 200 килограммга күбрәк, кәбестә - 414 килограмм, кыяр - 397 һәм кишер 2897 килограмм алдылар. 100 банкага якын кыяр тозладылар һәм 87 килограмм алма вареньесы ясадылар.
Боларның барысы ел буена мәктәп ашханәсендә укучылар өстәлендә булачак, үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән түләүсез тукланалар. Мул уңыш мәктәп укучыларын витаминлы продуктлар белән тәэмин итәргә дә, сатарга да җитә. Үзләреннән арта торган продукцияне һәр елны яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган мәктәп ярминкәсендә саталар алар. Килгән табышка мәктәп бакчада эшләү өчен кирәкле җайланмалар, яшелчә, җиләк-җимеш ассортиментын төрләндерү өчен яңа культура орлыклары сатып алалар.
1 гектар мәйданлы кишәрлектә теплица бар, ул да мәктәп өчен яхшы терәк. Яз көне анда үсентеләр утырталар, аннары аларны ачык грунтка чыгаралар. Ул эшләрне үзләренең остазлары белән белән бергә укучылар эшли, ә аларга технология укытучысы Гөлчәчәк Гиматова гомуми җитәкчелек итә.
Чәчәкләр үстерелә торган урын да мәктәп бизәге булып тора, аның дизайны һәм планировкасы белән биология укытучысы Зәлия Галәүтдинова шөгыльләнә. Бурметьев мәктәбенең укыту-тәҗрибә участогы республика конкурсында лаеклы конкурент булачак.