Бу елның 22 - 30 август көннәрендә Санкт-Петербургта «ЛЕНЭКСПО» күргәзмә комплексында 24 нче «Агрорусь-2015» халыкара агросәсәнәгать күргәзмә-ярминкәсе узды.
Күргәзмәнең төп темалары: импортны алыштыру, технологияләр һәм җиһазлар, шулай ук терлекчелекне, игенчелекне һәм балыкчылыкны үстерүдә фермерларның һәм кооператорларның уңышлары.
Конкурта катнашучылар күргәзмәгә эксперт жюрисы әгъзалары тарафыннан бәяләнгән үз продукциясен,экспонатларын, проекларын, шулай ук конкурста катнашкан эшләрен куйдылар.
Конкурста җиңүчеләр җиде номинациядә билгеләнде: «Азык-төлек продукциясенең сыйфатын яхшыртуда югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен», «Продукция үстерүдә һәм игенчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен», «Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы» һәм башкалар.
Россиянең һәм Беларусиянең 20 төбәгеннән 100дән артык предприятиеләр, фермер хуҗалыклары, хосусый затлар, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре дипломнар һәм медальләр алдылар.
Татарстан Республикасыннан күргәзмә-ярминкәдә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм Татарстан Республикасының Фермерлар, фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча Татарстан вәкилләре биш алтын медальгә лаек булдылар. Шулар арасында КФХбашлыгы – Райнур Әхмәтов – Саба муниципаль районыннан, Минсинә Латыйпова – Биектау муниципаль районыннан, Роза Исхакова - Лаеш муниципаль районыннан. Тагын ике медаль сөт җыючылар һәм эшкәртүчеләрдә: болар - Минзифәр Исмагыйлев -Балык Бистәсе муниципаль районыннан һәм Альберт Гайнуллин Зәй муниципаль районыннан.
«Агрорусь - 2015» - Россия һәм чит илләр агросәнәгать комплексы кече хуҗалыкларының уңышларын күрсәтү һәм тәҗрибә алмашу өчен Россиянең иң эре күргәзмә мәйданчыкларыннан берсе булды. 1000нән артыктармак компанияләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар күргәзмәгә инновацион эшләнмәләр, авыл хуҗалыгы техникасы, азык-төлек продуктлары алып килгәннәр иде. Күргәзмәдә 120 меңнән артык кеше булды.
XXIV нче «Агрорусь-2015» халыкара агросәсәнәгать күргәзмә-ярминкәсендә актив катнашкан өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән дипломнар белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-хисап үзәге» ДУПнең Татарстан Республикасы АПКына мәгълүмат-консультация бирү хезмәте, «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» ДУП бүләкләнде.