Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авылында фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыралар

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авылында 14 фермер һәм шәхси эшкуарлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәләр. 8 фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнәләр, бөртекле культуралар, азык культуралары һәм бәрәңге үстерәләр. 7 фермер гаилә терлекчелек фермалары тоталар һәм терлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр. Бу елның 8 ае эчендә алар 400 тонна сөт җитештергәннәр, артым 18 тонна тәшкил итә.

Барлык 8 фермер да, федераль һәм республика программаларында катнашып, 4,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алдылар. Моннан тыш, сөт җитештерү белән шөгыльләнүче гаилә фермаларына район программасы буенча бюджеттан (бушлай) 40 буаз тана бирелде (гаилә сөтчелек фермасын төзүче фермерга 25 баш сыерга — 5 баш буаз тана, 50 баш сыерган - 10 тана, 100 башка 20 тана).

Фермер Әхтәм Кәримуллин, гаилә терлекчелек фермасын үстерү программасында катнашучы буларак, 1,5 млн сум гарнт отты. Бюджеттан аңа 5 баш тана биреләчәк. Буш бинага ул капиталь ремонт ясый. Ел саен 70 гектар җирдән бөртекле культуралар уңышын җыя, карабодай үстерә башлады, 6 га җирдә бәрәңге үстерә.

«Акчалата грант ярдәме, терлек бирелгәндә һәм район администрациясе белгечләре тарафыннан гоант документациясен тутыруда ярдәм күрсәтелгәндә, шушы шартлардан файдалынмый калу гөнаһ булыр иде. Авылда үз бизнесыңна ачудан курыкмаска кирәк!» - дип сөйли Әхтәм Кәримуллин.

Фермер Мөнәвир Камалиев өч ел инде үрдәкләр үрчетү һәм симертү белән шөгыльләнә. Ул Лаеш муниципаль районының «Рамай» ҖЧҖ КФХыннан 1000 баш яшь үрдәк ала. Тиешенчә караганда, алар 50-55 көн эчендә товар кондициясе авырлыгын җыялар.

Олы Мәтәскә авылында һәр йорттта диярлек терлек һәм кош асрыйлар. Авылның күп кешесендә үз тракторлары һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары бар. Алар кышка азык әзерлиләр, фураж ашлыгын йә сатып алалар, йә үзләре әзерлиләр, йортлар, терлек тоту өчен авыл хуҗалыгы корылмалары төзиләр.

Теләче районында 2015 елның 1 нче яртыеллыгында   43 крестьян (фермер) хуҗалыгы хисп тапшырды, шулардан 11 - сөтчелек юнәлешендә, 8 - ЭМТ (КРС) симертү буенча, 9 - сарык үрчетү буенча, 1 - атчылык буенча, 3 - кошчылык буенча, 2 - умартачылык буенча һәм калган 9 хуҗалык игенчелек тармагында эш алып баралар. Районда 32 КФХ үз проектларын «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм итү» дәүләт программаларында катнашып гамәлгә ашырдылар һәм 36,6 млн. сумга субсидияләр һәм грантлар алдылар. 2015 елның 1 сентябренә фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр саны 655 баш тәшкил итә, шулардан 220 баш сөт сыерлары, 1320 сарык, 120 баш ат, 1250 баш кош һәм 280 оя умарта.

Районның крестьян (фермер) хуҗалыкларында сөт җитештерү 2015 елның 8 аенда 986 тоннага җитте, ит һәм кош буенча артым - 95 тонна.

Фермер хуҗалыклары районда авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәрен арттыруда зур роль уйнауга карамастан, программаларда катнашучыларның һәм грантлар алучыларның төп бурычы дәүләт программалары шартларын үтәүдән һәм проектларда куелган максатларга ирешүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International