Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, Игенчеләр сарае каршындагы Универсиада паркында Парклар һәм скверлар көненә багышланган бәйрәм була. Әлеге бәйрәмгә килүчеләрне төрледән-төрле, күңелле, истә калырлык чаралар көтә. Зурлар да, балалар да ат өстендә дә утырып йөри алачаклар, этләр күргәзмәсе дә булачак һәм тагын балаларны да сөендерерлек, олыларга да ошарлык башка бик күп чаралар оештырылачак.
Иң төп чараларның берсе – конкурслар һәм бүләкләр белән «Көзге Сабантуй» була. Килүчеләр үзләре дә түбәндәге конкурсларда катнаша алалар:
- кашыкка йомырка салып йөгерү;
- гирьләр күтәрү;
- аркан тартышу;
- күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк вату;
- гаилә эстафетасы (әти - уклауга атланып йөгерә; әни - сулы чиләкләр эленгән көянтә белән; бала - туп тотып йөгерә);
- күзләр бәйләнгән килеш җептән әйберләр кисеп алу;
- кадак кагу;
- ласталарда йөгерү.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана.