5 сентябрьдә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Октябрьскпоселогында “Яңа Тура” авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлый.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кием-салым базары янында махсус тотып алынган, каты өслекле уңайлы керү юлы, мең машина куярлык саклана торган урыны булган территориядә шимбә көннәрендә үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә килүчеләргә, кунакларга бөтен шартлар тудырылган, мәйданчыкта Татарстан агросәнәгать комплексының бөтен төр продукциясен сату өчен йөздән артык сәүдә ноктасы урнаштырырга була. Килүчеләргә уңайлыклар тудыру максатында, продукция ташу өчен арбалар тәкъдим ителәчәк, ә Зеленодольск муниципаль районының үзешчән сәнгать коллективлары көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рухи күтәренкелек өстәячәкләр.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә татар ашлары белән тукланырга, пешкән камыр ризыклары белән кайнар чәй һәм кофе эчәргә мөмкин булачак. Шунда ук янәшәдә тагын өч ашханә эшли, аларда да рәхәтләнеп тамак туйдырып чыгарга була. Авыл хуҗалыгы продукциясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән махсус социаль бәяләрдән сатылачак. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында ял көне оештырыла торган барлык авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен сату шартлары бертөрле.