Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ТатНИИСХ) механизация өлкәсе галиме, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Нәҗип Мәҗитовны юбилее белән котладылар

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 1 сентябрендә ФГБНУ «ТатНИИСХ» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә механизация өлкәсендә әйдәүче галим, РФА әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мәртәбәле академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Нәҗип Мәҗитовка 75 ел тулу уңаеннан киңәйтелгән Галимнәр советы утырышы булды.

Утырышта Галимнәр советы әгъзалары һәм түбәндәге кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүлек башлыгы Святослав Гусев; Мәгълүматлаштыру академиясе президенты,академик, икътисад фәннәре докторы, профессор Альберт Бикмуллин; «Татарстанның элиталы орлыклары»ассоциациясе генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Юрий Еров; Татарстан Республикасы Биектау районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан КәримовӘлмәт шәһәреннән «Союз-Агро» ҖЧҖ фәнни консультантытехник фәннәр кандидаты, докторант Рубин Баһманов.

Нәҗип Мәҗитов үзенең бөтен гомерен фәнгә багышлады, шул исәптән 35 ел Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1976 елда - кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертациясен яклый.Ул механизация өлкәсендә танылган галим. Төрле зона шартлары өчен һәм барлык технология этапларында төрле йөкләнешле тракторлар белән агрегатлана торган блок-модуль техникасын уйлап табучы да ул. Тикшеренүләр өлкәсендәге бу яңалык Россия Федерациясенең уйлап табуга 39 патенты белән яклана, шул исәптән 11е соңгы 15 елда алына. Бу техниканы Татарстан РеспубликасыЯрославль, Чиләбе һәм Иваново өлкәләре заводлары эшләп чыгара. Аның икътисадый нәтиҗәлелеге металлны һәм ягулыкны киметүдә, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм үстерелә торган культураларның уңышын арттыруда чагыла.

Юбилярның фәнни эшләнмәләренә ихтыяҗ булуын аның алган бүләкләре күрсәтә: ул Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (1990), Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (1999) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте дәүләт премиясе лауреаты (2001). Нәҗип Мәҗитов – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1988), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1996). Аның тарафыннан 400дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 13 монография бастырып чыгарылган, аңарда фәннәрдокторы һәм 20 фәннәр кандидаты диссертация яклыйлар.

Кунаклар һәм Галимнәр советы әгъзалары үзләренең тәбрикләү чыгышларында Нәҗип Мәҗитовның күпкырлы фәнни эшчәнлеген һәм эшләнмәләрен билгеләп киттеләр һәм аңа алдагы елларга да иҗат активлыгы, сәламәтлек, тормышында иминлек, фәнни хезмәтендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International