Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә республика муниципаль районнары башлыклары катнашында видеоконференция режимында 2015 елның көзге ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада шулай ук республика агросәнәгать комплексы оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган учреждениеләрнең җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә йомгаклары буенча ярминкәләр вакытында сатыла торган продукциягә тәкъдим ителгән бәяләр түбәндәгечә билгеләнде: (бәяләр бер килограмм яисә бер литр продукциягә билгеләнде, йомырка бәясе - 10данә өчен): тавык ите (түшкә) - 110 сум, күркә ите (түшкә) - 200 сум, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, сарык ите - 300-350 сум, югары категория йомырка - 50 сум, сайлап алынган йомырка - 44 сум, 1 нчекатегория йомырка - 42 сум, үлчәп сатыла торган сөт - 28 сум, каты сырлар - 280-300 сум, сыер мае - 250-280 сум, шикәр комы - 48 сум, югары сортлы он - 20 сум, борчак ярмасы - 20 сум, арпа ярмасы (перловка) - 16 сум, арпа ярмасы (ячневая) - 16 сум, карабодай ярмасы - 47 сум, бәрәңге - 12 сум, кишер - 15 сум, аш чөгендере - 15 сум, баш суган - 15 сум, кәбестә - 9 сум, бодай - 9 сум, арпа - 8 сум, солы- 6 сум, балык (карп) - 160 сум.
Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, шәһәр халкына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, Зеленодольск муниципаль районында “Яңа Тура” технополисы территориясендә тагын бер яңа мәйданчык эшли башлый, анда да авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәреләчәк.