Татарстанның Кама Тамагы районында чәчәк бәйрәме узды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында күп оешмалар катнашында чәчәк бәйрәме үткәрделәр. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча ярминкә дә оештырылган иде. Халыкка ит, сөт, бал, он, пешкән ризыклар, сөт продукциясе, шулай ук печән, салам, ашлык-фуражсатылды.

Бәйрәм кысаларында кулдан эшләнгән әйберләр, чәчәк композицияләре күргәзмәсе оештырылды. Помидордан лалә чәчәкләре, чөгендердән розалар, районның гербы рәвешендәге торт - болар барысы да күргәзмә-сатуда бар иде. Кама Тамагы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе крестьянның ишке алдын ретро-стильдә бизәгән иде. Безнең ничә буын бабайларыбызның – игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең хуҗалык эшчәнлеге экспозициядә күрсәтелгән иденичек балык тотканнар,терлек-туар асраганнар, икмәк иккәннәр, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр – шуларга карап аларның тормышын күз алдына китерергә мөмкин иде.

Балалар да, өлкәннәр дә экспонатка куелган йорт кирәк-яракларын, көндәлек әйберләрне кызыксынып карадылар. Крестьян йортында барлык теләүчеләрне коймак, чәй, бал белән сыйладылар. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе экспозициясе башкалар арасында беренче урынны алды, ә аныңколлективы кыйммәтле бүләк һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International