Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 7 аенда нәсел хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм токымлы таналар сату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «2015 елның 7 аенда нәсел хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм токымлы таналар сату мәсьәләләре» темасы буенча киңәшмә булды.

Чарада «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ГКУ башлыгы Илсур Закиров һәм шул оешма белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре, нәсел предприятиеләре директорлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы өлешенә Россия Федерациясендә җитештерелгән сөтнең 8 %ы туры килә, әмма елына кимендә 6500 кг сөт бирә торган сыерлардан токымлы бозаулар санын арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Нәсел хуҗалыкларының 7 айлык эш йомгаклары һәм токымлы таналар сату турындагы нотык белән Илсур Закиров чыгыш ясады. Аның чыгышыннан кхренгәнчә, сыердан уртача савым 3777 кг тәшкил итә (узган елга караганда +372 кг), гомуми савым – 203,7 мең тонна (+12 %). барысы 4237 баш нәселле бозау сатылган, шул исәптән нәсел заводларында - 1003 башнәсел продукторларында - 3234 баш.

Балтач муниципаль районының нәсел заводларында яшь бозаулар яхшы сатылган, Тукая ис. ҖЧҖ - (340 сыердан 68 баш), «Яңа Тормыш» ҖЧҖ - (460 сыердан 80 баш), «Татарстан» АХП ҖЧҖ - (650 сыердан 78баш).

Киңәшмәдә шулай ук хуҗалыкларның савым сыерлар өчен энергиягә бай һәм югары аксымлы азыкларга (ашлык технологиясе буенча кукуруз, рапс сыгынтысы) ихтыяҗы турында фикер алыштылар.

Киңәшмә йомгаклары буенча конкрет бурычлар куелдытовар хуҗалыкларын яхшы токымлы бозаулар белән тулысынча тәэмин итәргә, аларның баш санын гына түгел, ә сыерларның продуктлылыгын һәм аларның бозаулар тудыруын да арттырырга.

Министр Марат Әхмәтов кушуы буенча 1 сыерга 3 кг исәбеннән ашлыкка кукуруз чәчү бурычы куелды. Нәсел хуҗалыкларында 54,3 мең баш сыер бар. Республикада 230 мең га кукуруз чәчелгәнуңыш гектардан 50 центнер. Шулай итеп, 12 мең га мәйдандагы кукурузны ашлыкка суктырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International