Республиканың Спас муниципаль районында яшь фермер савым сыерларын 50 башка җиткерергә планлаштыра

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Республикада авылларда кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә субсидияләнгән кредитлар бирелә. Татарстан халкы эшкуарлыкка ярдәм итү буенча төрле пограммаларда катнашалар һәм үз эшләрен ачалар.

Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында 47 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шуларның берсе Татар Тахталасы авылында уңышлы эшли, КФХ башлыгы - Илмир Гайнуллин.

2014 елда яшь фермер Илмир Гайнуллин терлекчелек белән шөгыльләнергә уйлый һәм «2012 – 2014 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашырга ниятли. Ул 36 баш сыерга сөт җитештерү фермасы төзүгә грант ота.

«Бер ел эчендә мин сөт фермасы төзедем, сыерлар сатып алдым. Бүгенгә 37 баш сыер барсавым сыерлар санын 50 башка җиткерергә уйлыйм, моны яшь бозаулар исәбенә һәм өстәмә сыерлар сатып алу юлы белән тормышка ашырырга җыенам. Әлегә көнгә 480 - 500 кг сөт савабыз», - дип сөйләде Илмир Гайнуллин.

Фермерның 285 гектар аренда җире бар, шуннан ул 150 гектарын - көтү йөртү өчен, калганын азык әзерләү өчен файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International