Марат Әхмәтов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә "Белем көне" бәйрәмендә катнашты

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Белем көне” бәйрәмендә катнашты.

Марат Әхмәтов студентларны һәм мөгаллимнәрне яңа уку елы белән котлады һәм республика АПСының уңышлары турында сөйләде.

«Бүген авыл хуҗалыгында яңача фикер йөртә торган, яңа буын белгеч-технологларга ихтыяҗ зур. Безнең республиканың авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләре шактый. Без нефтьле, сәнәгати, автомобильтөзелешле генә түгел, ә индустриаль-аграр республика да», - дип билгеләп үтте министр.

«Россия Федерациясе субъектлары арасында безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча нче урында тора. Без Краснодар, Ставрополь, Ростов-Дон, Белгород крайлары белән ярышабыз. Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү күләме буенча - 1 нче урында,ит җитештерү буенча 2 нче урында тора. Булачак белгечләрнең республика мөмкинлекләреннән ничек файдалануларын күрәсе килә», - диде Марат Әхмәтов.

«Безнең югары уку йортында яхшырак та, уңайлырак та булсын өчен инициативалы кешеләрне эшкә җәлеп итәргә кирәкУкырга да зур теләк белән килсеннәр, аннан соң авыл хуҗалыгына эшкә дә шундый ук зур теләк белән китәрлек булсын иде», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Белем көне” бәйрәмендә шулай ук уку йорты ректоры Галимҗан Кәбиров та чыгыш ясады. «Безнең академиягә Ханты-Мансийдан, ХабаровскиданМагаданнанЕкатеринбургтанЧувашиядән, Марий Элдан,Башкириядән, Удмуртиядән студентлар укырга килә», - дип, мәгълүмат бирде.

Галимҗан Кәбиров студентларга югары уку йортында алган белемнәрен агросәнәгать комплексын үстерүдә уңышлы куллануларын теләде.

Бәйрәм чарасы биюләр, җырлар белән дәвам итте, сәхнәдә төрле ансамбльләр чыгыш ясады.

Казан дәүләт аграр университетында “Белем көне” бәйрәмендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.

Николай Титов башта беренче курс студентларын укырга керүләре һәм барлык сдудентларны бәйрәм белән котлады, шулай ук югары уку йорты җитәкчелегенең уңышлы эшчәнлеген билгеләп үтте.

«Аерым билгеләнгән күрсәткечләр, параметрлар бар, һәм Казан дәүләт аграр университеты аларны уңышлы үтәде», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International