Татарстанның Әтнә районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

31 августта Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында аның башлыгы Габделәхәт Хәкимов рәислегендә "Туфракны төп эшкәртүне һәм аны тирәнтен йомшартуны оештыру" темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Гарипов, авыл хуҗалыгыформированиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм инженерлары катнашты.

Семинар барышында шулай ук туфрак эшкәртә торган авыл хуҗалыгы машиналарын эшләтеп күрсәттеләр. Төрле агрегатларның уңай һәм тискәре якларын да аңлатып киттеләр.

Семинарда игенчелектә No-till технологиясен куллану мөмкинлеге буенча фикер алыштылар. Бу технологияне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә соңгы елларда район хуҗалыклары кырларыннан кимендә 30 ц/га уңыш алына. Тәҗрибәдән күренгәнчә, бу технология кулланыла торган кырлар хәтта коры елларда да җайсыз һава шартларын җиңелрәк кичерәләр. Система эрозиягә каршы да тора ала, туклыклы матдәләр әйләнешендә дә, организмнарның төрлелеген булдыруда да мөһим роль уйный. Иң мөһиме - бу технология белән аны гамәлгә керткәнче үк дөрес эш итәргә кирәк.

Соңгы вакытта дөньяда җир эшкәртүнең традицион системасына альтернатива буларак No-till технологиясе популярлаша бара, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә ул "сөрмәскә" дигәнне аңлата. Бу технологияне кулланганда җир сөрелми генә түгел, ә туфракны механик эшкәртүнең башка кайбер төрләре дә юкка чыгарыла.

Семинарда катнашучылар бу технология кирәк һәм аны алга таба да куллану зарур дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International