Түбән Кондрат мәктәбендә 2013 елдан башлап умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Эшне ике умарта күченнән башлыйлар, ике ел эчендә аларның саны утызга җитә. Технология дәресләрендә балалар иске такталардан умарта оялары, рамалар ясыйлар. Умарта хуҗалыгы шулай итеп укучылар көче белән ныгый, киләчәктә аларның санын тагын да арттырырга мөмкинлекләре бар. Алынган татлы уңышның сыйфаты һәм күләме дә моны раслый.Быел яшь умартачылар 150 кг бал һәм 2 кг прополис алдылар. Төрле авыруларны профилактикалау максатларында мәктәп ашханәсендә уку елы дәвамында укучыларга чәйгә бал бирәчәкләр.
Умартачылык хуҗалыгын булдыру идеясен мәгариф учреждениесе директоры Петр Плотников бирә.