Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне ихластан Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!
Без әлеге һөнәри бәйрәм ияләренә, шушы тармакта хезмәт итүче кешеләргә тирән ихтирам белән карыйбыз. Хайваннарны дәвалау, кешеләрнең сәламәтлеген саклау, төбәктәге һәм илебездәге эпизоотик иминлек, азык-төлек продуктларының чисталагы өчен җавап тотучылар һәм шул юнәлештә хезмәт итүчеләр, шул ук вакытта биология һәм медицина өлкәсендәге казанышлардан һәм яңалыклардан хәбәрдар булып торучылар - болар барысы да ветеринария хезмәткәрләре. Сезнең бу авыр да, игелекле дә һөнәрегез тирән белемле булуны, зур хезмәт куюны, сабырлык, чыдамлык һәм бөтен җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп итә.
Ветеринария хезмәтендәге күпсанлы белгечләр көн саен хайваннар һәм кешеләр сәламәтлеге сагында торалар.
Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм ныгытуда сезнең өлешегез гаять зур. Ит һәм сөт җитештерү буенча безнең төбәк Россиядә алдынгылар рәтендә. Терлекчелек продукциясенең 25%ка якыныилебезнең башка төбәкләренә чыгарыла. Республика халыкның төп азык-төлек продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә, авыл хуҗалыгы җитештерүе дәрәҗәсе үз территориябезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә.
Мондый уңышларга ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан һәм аларның оешкан төстә эшләвеннән башка ирешеп булмас иде, алар лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, хайванннар авыруларына каршы тору станцияләрендә һәм санитария-инспекция органнарында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында, терлек азыгы һәм дару препаратлары әзерләү предприятиеләрендә катлаулы да, җаваплы да эшләр белән мәшгуль. Ветеринария – шулкадәр киң һәм күп кырлы эшчәнлек өлкәсе ки, ветеринарның вазыйфасын хәтта берничә сүз белән аңлатып бирүе дә кыен.
Күптән түгел гамәлгә кергән яңа һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелү белән бергә, бу игелекле һөнәрнең җәмгыятьтә абруе артуын да телим. Сезнең хезмәтегез һәрчак авыр, әмма аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак, кешеләр аңа һәрвакыт ихтирамлы һәм рәхмәтле булачак.
Һичшиксез, киләчәктә ветеринария белеменең роле һәм әһәмияте артачак. Яшь белгечләр алдында азык-төлек һәм биологик иминлек өлкәсендә шактый катлаулы бурычлар тора, аларны бары тик ветеринария хезмәткәрләре генә хәл итә ала.
Үз-үзләрен аямыйча, җаваплы ветеринария хезмәтен башкаручыларның барысына да яңа һөнәри казанышлар, гаиләләрендә иминлек һәм рухи күтәренкелек телим. Бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз, тормышыгызда һәм хезмәтегездә һәрдаим уңышлар юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов