Бу елның 27 августында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында 2015 елның беренче яртыеллыгы буенча АПК предприятиеләре финанс-икътисадхезмәтләренең республика семинар-киңәшмәсе булды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадһәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Николай Якушкин,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында Ришат Хәбипов, агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлык категория хуҗалыкларда тулаем продукция хакы 80,9 млрд. сум тәшкил итте, дип хәбәр итте (2014 елда - 69,68млрд.сум), үсеш - 11,2 миллиард сум яисә 2014 елның 1 яртыеллыгына карата 2,3 %.
Министр билгеләп үткәнчә, икенче яртыеллыкта бөтен көчне җитештерүчәнлекне һәм товар продукциясе күләмен арттыруга юнәлтергә кирәк булачак.
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм КФХларның беренче яртыеллык йомгаклары буенча акчалата керемнәре 35,2 млрд. сум тәшкил итте (үсеш - 15%), шул исәптән сөт сатудан - 10,1 млрд. сум (үсеш - 4%),терлек һәм тавык итеннән - 16,8 млрд. сум (үсеш - 23%), йомырка сатудан – 1,8 млрд. сум (үсеш - 43 %) һәм башка продукциядән – 6,5 млрд. сум.
Монда төп фактор - хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең 1 хезмәткәренә исәпләгәндә, хезмәт җитештерүчәнлеге 2015 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы буенча560 мең сум тәшкил итте (2014 елгв карата үсеш - 20 % ).