«Казан» халыкара ат спорт комплексында (МКСК) Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көненә багышланган ат чабышлары көне үткәреләчәк

2015 елның 30 августы, якшәмбе

Бәйрәм Программасында 7 чабыш һәм 4 заезд каралган, быел, юртак атлардан тыш, гарәп чабышкы атларының бәйгеләре дә булачак.

Быелгы чабышларның һәм бәйгеләрнең төп яңалыгы – төрле илләрдән жокейлар катнашачак, алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Шәйхе тарафыннан билгеләнгән махсус приз өчен үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Чабышларда бары тик өч яшьтән зуррак булган чиста канлы гарәп чабышкылары катнаша, жокейлар үзләренең атлары белән җирәбә вакытында гына танышачаклар. Бәйгеләрдә катнашу өчен Россиядән, БДБ илләреннән, Германиядән, Ирландиядән, Кытайдан, Кореядан, Оманнан, Малайзиядән, Венгриядән, Бөекбританиядән һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән гаризалар килде.

Гарәп токымыннан булган атларда бәйгеләр оештыручыларның төп шарты - бәйгеләрне YAS TV каналы аша бөтен гарәп дөньясына телевизион трансляцияләү мөмкинлеген булдыру.

Чарада VIP кунаклардан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Ливаннан, Һиндстаннан, Грециядән, Бөекбританиядән һәм башка чит илләрдән мәртәбәле кунаклар булыр дип көтелә.

Ипподромда сәүдә чатырлары корылачак, ачык мәйданчыкта авыл хуҗалыгы темасына экспозиция урнаштырыла, кунаклар һәм тамашачылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч концерт программасы әзерләнә, каретада яисә ат өстендә йөрергә мөмкин булачак. Шулай ук эшләпә конкурсы уздырыла – ул бәйгеләрдә һәм чабышлардагы хатын-кыз киеменең аерылгысыз өлеше.

Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47 йорт.

Башлана: 14:00 сәгатьтә, керү – ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International