28 августка республикада 1264,7 мең гектар мәйданда 2697,5 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 21,3 центнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар 306,3 мең га мәйданда җыярга калды, ягъни барлык мәйданның 19 %ы.
Республиканың кайбер муниципаль районнары урып-җыюны төгәлләп киләләр. Мәсәлән, Апас районында бөртекле һәм кузаклы культураларны 1,3 мең га мәйданда җыясы калды, Әлки районында – 1,6 мең. га.
Республикада - 490,1 мең га көзге һәм 261,2 мең га сабан бодае, 382,6 мең га - арпа, 59,9 мең га борчак суктырылган. 1071 мең тонна - көзге, 541,7 мең тонна - сабан бодае, 845 мең тонна - арпа, 93,6 мең тонна борчак җыелган.
Татарстан игенчеләре урып-җыю белән белән бер үк вакытта көзге культуралар чәчәләр, терлек азыгы әзерлиләр. 28 августка көзге культуралар 376,1 мең га мәйданда чәчелгән, 1155,8 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.