23 - 27 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» ААҖ күргәзмә үзәге территориясендә «Яшел хуҗалык: көзге сезон» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак.
Күргәзмә экспозициясе белән танышырга ел саен 20 меңләп кеше — чәчәк үстерү, үсемлекчелек, декор һәм ландшафт архитектурасы өлкәсендәге белгечләр, һәвәскәр бакчачылар, үз йортлары һәм җир кишәрлекләре булган кешеләр, шәһәрнең эшлекле элитасы, Татарстан Республикасы кешеләре һәм кунаклары килә.
Күргәзмәгә Россиядән һәм БДБ илләреннән 100дән артык компания бакча һәм яшелчәчелек өчен кирәкле һәм файдалы товарлар, кышка утыртып калдыра торган материаллар, көзен бакча кишәрлекләрен һәм йортларын төзекләндерү өчен товарлар алып киләләр.
Быел күргәзмә кысаларында “Иң зур үстерелгән кабак” конкурсын уздыру планлаштырылган. Конкурста катнашу өчен 21 - 23 сентябрьдә “Казан Ярминкәсе” ААҖ күргәзмә үзәгенә үзең үстергән кабакны китерергә кирәк. 23 сентябрьдә, күргәзмә эшенең беренче көнендә, 17.00 сәгатьтә, бөтен халык алдында үлчәп, иң зур кабак үстерүчеләрне (1, 2, һәм 3 нче урыннарны) игълан итү булачак.
Күргәзмәдә, продукциянең киң ассортиментыннан тыш, күңел ачу программасы да каралган. Теләүчеләр белгечләрдән консультация дә алачаклар.