Чистай муниципаль районында шәхси хуҗалык тотучылар узган елда сыер саву аппаратларын муниципаль бюджет акчаларына алганнар иде. Быел бюджетта саву аппаратларына акча каралмаган, әмма күмәк тырышлык белән финанс чаралары табылды. Нәтиҗәдә илледән артык хуҗалыкка 20 шәр мең сумлык саву аппаратлары кайтарылды. Дәүләт бер аппаратка 17,5 мең сум бүлеп бирде, калганын хуҗалык тотучылар үзләре өстәде (бу сумма аларга компенсацияләнә). Гражданнарга тугыз аппарат Гаделша авылында җыен вакытында бирелде.
«Хуҗалыкта алтыдан артык сыер тотучыларга саву аппаратларын бирү алга таба да дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов.