Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Евгений Громыко рәислегендә Идел буе федераль округы төбәкләре белән урып-җыю эшләренең барышы турында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасындагы урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.
Министр хәбәр итүенчә, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 1,6 млн. гектар тәшкил итә. Бүгенгә 1 млн. га яисә 62% мәйданда ашлык җыелган. Гомуми җыем - 2,1 млн. тонна, уртача уңыш - 21,2 ц/га.
«Дым саклый торган технология элементларын системалы рәвештә гамәлгә кертү, үсемлекләрне ике мәртәбә өстән ашламалау аркасында без уңышның шактый өлешен саклап кала алдык», - дип билгеләп үтте ул.
Урып-җыю паркы (3,5 мең комбайн) төзек хәлдә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре ягулыкны ташламалы бәядән - тоннасына 31 мең сумнан алалар.
«Көзге культураларны 650 мең гектар мәйданда чәчәргә нгиятлибез, бу бөртеклеләрнең 40%ка якынын тәшкил итә. Барлык мәйдан чәчүгә әзер, бүгенгә 180 мең га чәчелгән, бу – барлык мәйданның 26%ын тәшкил итә. Чәчү өчен югары репродукцияле орлыклар җитәрлек, үсемлекләрне яклау чаралары да, дым да җитәрлек. 5 сентябрьгә кадәр көзге культуралар чәчүне төгәлләү планлаштырыла», - диде Марат Әхмәтов.
Бөртеклеләрне урып-җыю, азык әзерләү һәм көзге чәчү эшләре белән бер үк вакытта туфракны төптән эшкәртү дә алып барыла. 1,9 млн. гектар мәйданның 460 млн. гектары эшкәртелгән. Барысы 1,2 мең бер.техника җәлеп ителгән.
«Соңгы елларда туфракны тирәнәйтүгә зур игътибар бирәбез. Безнең хәзерге һава шартларында бу бик мөһим. Шуңа күрә быел мәйданның 1/3ендә бу агроысул кулланылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.