21 августка республикада 978,4 мең га мәйданда 2075 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача ашлык уңышы гектардан 21,2 центнер тәшкил итә.
Бөртекле һәм кузаклы культураларның иң күп мәйданы Буа районында – 37, 7 мең га һәмАзнакай районында – 35, 9 мең га җыелган.
Бөртеклеләрнең уртача уңышы буенча Актаныш һәм Балтач районнары алда бара – гектардан 30,4 әр центнерашлык чыга.
Республикада көзге культуралар - 484,6 мең га мәйданда, сабан бодае 88,3 мең га мәйданда суктырылган, арпа - 306,5 мең га, борчак 54,3 мең га мәйданда суктырылган. 1050,2 мең тонна көзге уңыш, 179 мең тонна сабан бодае, 671,3 мең тонна арпа, 83,9 мең тонна борчак җыелган.
Урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта Татарстан аграрчылары уҗым культуралары чәчәләр һәм терлек азыгы әзерлиләр. 21 августка көзге чәчү 159 мең га мәйданда башкарылган, 1116,9 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.