Бу елның 19 августында Алабуга муниципаль районының Яковлево авылында республиканың президент программасы буенча төзелгән яңа участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Участок ветеринария пунктын ачу тантанасында Алабуга районы башлыгы урынбасарыЗөлфия Сөнгәтуллина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм ветеринария пунтының хезмәт күрсәтү зонасына керә торган авыл кешеләре катнашты.
Алабуга районында әлеге программа кысаларында төзелгән икенче объект инде бу (беренчесе Морт авылында ачылган иде).
Яңа ветеринария пункты участок ветеринария табибына эшләү өчен кирәкле барлык җайланмалар белән җиһазландырылган. Модуль-блок бинасында табиб кабинеты, вак йорт хайваннарына беренче ветеринария ярдәме күрсәтү клиникасы да бар.
«Ветеринария пункты Яковлево авылы халкы өчен генә түгел, ә күрше авыллар өчен дә эшләячәк. Бу пункт ачылу хайваннар арасында куркыныч авырулар таралуга да киртә салачак. Монда авыл халкы да, авыл хуҗалыгы формированиеләре дә мөрәҗәгәть итә ала. Күрсәтеләчәк хезмәтләр терлекләрнең баш санын саклап калуга гына түгел, ә арттыруга да ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз, чөнки моның өчен барлак шартлар бар», –диде пунктны ачу тантанасында Зөлфия Сөнгәтуллина.
«Алабуга районында мондый ветеринария пункты беренче генә түгел һәм соңгысы булмастыр дип уйлыйм.2016 елга инде гаризалар керә башлады. Авыл кешеләре өчен бик кирәкле пункт, хәзер инде аларга ярдәм сорап Алабугага да, Чаллыга да барырга кирәк булмаячак. Монда тагын хайваннар өчен даруханә, ясалма орлыкландыру кабинеты да каралган», – дип өстәде Рөстәм Гобәйдуллин.
«Бу ветеринария пункты безнең өчен ике зур әһәмияткә ия: беренчедән, мондый зур хуҗалык өчен ветеринария пункты булу бик кирәк иде, икенчедән, дарулар өчен хәзер Алабугага барып йөрисе булмый, даруы да шунда, дәвалау да шунда ук. Монды бүләк өчен зур рәхмәт! – дип, рәхмәт белдерде Ольга Козырева Яковлево авылы халкы исеменнән район һәм ветеринария хезмәтләре җитәкчеләренә.
Яковлево ветеринария пункты якындагы Мурзиха, Татар Дөм-Дөме, Олы Шүрнәк, Костенеево һәм Олы Елово авылларына хезмәт күрсәтәчәк.