Татарстанның Тәтеш районы «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында сабан бодаен җыялар

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның Тәтеш районы «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында, бер-бер артлы тезелеп, турыдан-туры ысул белән сабан бодаен җыялар.

«Вектор» комбайнында – агрофирма инженеры, яшь белгеч Рамил Низамов. «Аның әтисе Әнәс – озак еллар эшләүче механизатор, хәзер ул шулай ук туган җирендә улы белән бергә ашлык суктыра», - дип сөйли Тәтеш районы «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев.

Урып-җыю чорында гараж мөдире Марсель Нургалиев та комбайнга утырган, ул да ашлык җыюда үзеннән өлеш кертә. Өлгергән ашлыкны механизаторлар Рафаэль Шәехов, Илнур Сәйфуллин һәм Кадыйр Юнысов чаптырып баралар.

Бүгенге көнгә хуҗалыклар складларында 500 тоннага якын көзге бодай тупланган. 800 тоннага якын IIIкласслы ашлык элеваторга озатылган. Бөртеклеләрнең уртача уңышы - гектардан 23 центнер.

Хуҗалыкта ике ындыр табагы эшли. Алардагы эштә урып-җыю чорында агрофирмага булышу йөзеннән ДианаФәйзуллина, Алинә Йосыпова һәм Гөлгенә Фәйзуллина кебек мәктәп укучылары да катнаша.

Шушы көннәдә «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖендә хезмәт хакы исәбенә халыкка арпа таратылган. «Авылда шундый хуҗалыкның булуы бик яхшы, эше дә бар, ашы да бар. Кулай бәяләрдән чиста, эшкәртелгән ашлык алдык, беркем дә баш тартмый, чөнки һәр шәхси хуҗалыкның терлек-туары бар. Без авылдашлары турында кайгыртулары өчен рәхмәт», - диләр Тәтеш районының Кече Әтрәс авылы халкы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International