Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы фермеры Айназ Фәтхуллин 2012елдан башлап эдильбай токымыннан булган сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Ул,«Яшь фермер» конкурсында катнашып, 1,5 млн. сум грант алды. 2 млн. сум үз акчаларын өстәп, Айназ Фәтхуллин җир сатып ала һәм Теләче районының Ачи авылы янында сарыклар тоту өчен ферма төзетә. Ул чакта ул Әстерхан өлкәсеннән 100 баш сарык кайтарта.
Бүген аның 250 баштан артыграк сарыгы бар. Әлегә фермерның табышы бик күп түгел, әмма сарыкларның баш санын арттыру буенча эш алып бара.Эре бәрәннәрне Корбан бәйрәменә сата.
Җәйге чорда Айназ Фәтхуллин 50 га җирдә үстерелгән печәнне бик әйбәтләп җыеп алган. 80 га җирдә бөртекле культуралар үстергән.
Татарстанның озак еллар сарык үрчетү белән шөгыльләнүче тәҗрибәле фермерлары иайлы-итле хайваннарга өстенлек бирәләр, алардан да яхшы йон һәм сөт алырга була. Үзләренә зур игътибар таләп итми торган эдильбай токымы сарыклары тулысы белән бу күрсәткечләргә туры килә.
Эдильбай токымы сарыклары курдюк төркеменә керә. Күпме картрак булсалар, аларның “май капчыгы” да шулкадәр зуррак була.
Яшь бәрәннәр тәүлек эчендә уртача 200 граммга арталар. Бәрәннәрнең авырлыгы 110 - 120 килограммга җитәргә мөмкин, ана сарыклар 60 - 70 кг җыялар. Ана сарыклар елга ике тапкыр бәрәнлиләр, һәр очракта 1-3 бәрән тудыралар. Бу токым сарыклары күп сөт бирә, 124 - 180 литрга кадәр була. Бәрәнләгәннән соң кимендә аларны дүрт ай савалар. Фермерларга табыш йоннан да (елга ике мәртәбә өсләрен алалар) һәм сөт продукциясеннән дә (әче-сөт продукциясе, сыр һәм башка продуктлар) килә.
Эдильбай токымыннан булган дүрт айлык бәрәннәрнең авырлыгы 20 - 24 кг була. Симертелгән курдюк бәрәннәрен чалганнан соң 40 - 45 кг ит һәм 10 килограммнан артык май чыга, чалганнан соң гомуми чыгышы50 - 55 % тәшкил итә.
Теләче районының фермер хуҗалыкларында 2015 елның 1 августына 1300 баш сарык һәм кәҗә бар. 2014 ел белән чагыштырганда 23, 3 %ка арткан.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча 2015 елның 1 августына фермер хуҗалыкларындагы сарыкларның һәм кәҗәләрнең баш саны 40 меңләп исәпләнә. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 6, 4 мең башка күбрәк (артым - 18, 8 %).