Лаеш районында «Нәфис — Биопродукт» яңа май экстракцияләү заводы эшли башлады

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракцияләү заводы эшли башлады. Тантаналы чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка затлар катнашты.

Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, аңа шулай ук эксплуатациягә кертелгән май рафинацияләү заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртә алачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов заводның җитештерү мәйданнарын карап чыктылар һәм яңа җайланмалар эше белән таныштылар. Кунакларга шулай ук продукция әзерләү һәм фасовкалау линиясен күрсәттеләр.

«Бүгенге вакыйга зур әһәмияткә ия. «Нәфис» компанияләр төркеме киңәя. Күптән түгел генә әле монда бөтен куәтенә эшләп китә алмаган май комбинаты иде. Хәзер бу урында куәтле комплекс, Россия базарындагы эре комплексларның берсе. Һәм бу әле башы гына», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада чыгыш ясап.

«Нәфис - Биопродукт»та яңа куәтләрне гамәлгә кертү – импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру ул, дип билгеләп үтте ул. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы компания җитәкчелегенә, белгечләренә һәм персоналына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Сез барлык кыенлыкларына һәм технологияләргә мөмкинлекне чикләүләргә карамастан, мөмкинлекләр табып, иң яхшы инновацияләрне кулланасыз. Безнең яңа эшкуарлар өчен сез үрнәк күрсәтәсез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу эре комплекс 1 млн. тонна чимал эшкәртә ала, димәк, продукция дә күп булачак. Бу динамиканың киләчәктә дә сакланып калуын телим».

Игорь Шувалов, импортны алмаштыру турында сүз чыкканда күпләр, ЕБ илләре, АКШ, Канада һәм башка югары төгәллекле электрон базаны һәм үсеш өчен кирәкле әйберләрне тулысынча алмаштырырлык яңа заманча предприятиеләр булыр дип уйлыйлар, дип өстәде.

«Ә кайчан без бөтенләй бәйсез булачакбыз соң? Безнең азык-төлек продуктлары тулысынча үзебез уйлап тапкан технологияләр буенча үзебезнең чималдан җитештерелгәндә һәм үзебезнең базарда кулланылганда гына. Бүген сезнең предприятиедә күргәннәр чыннан да җитди дәүләт ярдәменнән башка гына гамәлгә ашырыла торган импортны алмаштыру программасы ул», - диде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов яңа май экстракцияләү заводын эшләтеп җибәрделәр

Әлеге җитештерү комплексын гамәлгә керткәнче, шушы урында “Нәфис”нең чимал эшкәртү куәте елга 330 мең тонна иде. Завод 150 мең тоннага кадәр рафинадланмаган май һәм 175 мең тоннага кадәр шрот чыгара иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International