Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында “Бал ярминкәсе” бәйрәме узды. Анда район умартачыларының күп төрле бал һәм бал продукция сатуга китерелгән иде.
Ярминкә барышында умартачылар үз продукцияләрен тәкъдим итү белән бергә хезмәттәшләре белән тәҗрибә дә уртаклаштылар. Умартачылар фикеренчә, быелгы һава шартларына карамастан, бал уңышы начар түгел.
Ярминкәдә шулай ук районның сәнгать үзешчәннәре коллективлары катнашында концертлар да оештырылган иде.
Ярминкәне оештыручылар да, анда катнашучылар да мондый бал бәйрәмен ел саен уздырырга кирәк дип саныйлар.