Уҗым культураларын чәчү сроклары да җитте. Уҗым бодаен чәчү өчен иң уңай вакыт августның өченче декадасы санала: 25 августтан 5 сентябрьгә кадәр – чиста парларда, 20августтан 31 августка кадәр – буш тормаган җирләрдә.
Көзге арыш өчен районлаштырылган сортларны чәчү өчен иң уңай сроклар: чиста парлар буенча – 20 августтан 5 сентябрьгә кадәр, буш тормаган җирләрдә – 15 августтан 30 августка кадәр.
Районлаштырылган югары сыйфатлы орлыкларны оптималь срокларда чәчкәндә, уҗым культураларыннантотрыклы уңыш көтәргә була. Көзге арыш орлыкларының яхшы сортлары: Радонь (кышны яхшы чыга, сыйфаты буенча 1 нче төркемгә керә торган тигез, эре бөртекле) һәм Тантана (экологик пластиклык, югары продуктивлылык хас), көзге бодай сортлары: Казанская 285, Казанская 560, Надежда.
Бүгенге көндә дәүләт сорт сынавын уза торган яңа сортлар да бар. Болар – Дарина (корылыкка чыдам) һәмУниверсиада (продуктивлылыгы тотрыклы). Галимнәр күрсәткечләрен үтәгәндә, аларның уңышы стандарт сортларга караганда күпкә артыграк була.
ТатНИИСХ Татарстан Республикасы шартларына яраклаштырылган югарыда күрсәтелгән көзге арыш һәм көзге бодайның оригиналь сортларын сату өчен тәкъдим итә.