Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында I Бөтенроссия инженерлык фестивален оештыру буенча фикер алыштылар

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа технологияләрнең Герман-Россия институты еллыгына багышлынган I Бөтенроссия инженерлык фестивален оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә барды.

Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, дәүләт заводконюшнялары җитәкчеләре, Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.

Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны яңа технологияләрнең Герман-Россия институты еллыгына багышлынган I Бөтенроссия инженерлык фестивале программасы белән, шулай ук «Ярымшарлар белән зур эксперимент» кебек зур тарихи вакыйга белән таныштырды. Министр урынбасары мондый эксперимент тарихының тамырлары бик тирәндә булуы хакында аңлатып китте, немец физигы Отто фон Генрике 1654 елда 16 ат көче ярдәмендә һава басымының көчен күрсәтә (16 ат бергә җигелеп, диаметры 35,5 см булган, тутырылган һәм бер-берсенә кысылган ике бакыр ярымшарны төрле якларга тарталар).

Дүрт йөз елдан соң диярлек - 2015 елның 4 сентябрендә “Казан” халыкара ат-спорт комплексы (ипподром) территориясендә - бу эксперимент кабатланачак.

Фестивальне оештыру буенча кызыклы фикерләр белән алмашу булды. Киңәшмә йомгаклары буенча Нәҗип Хаҗипов Алексеевск, Апас, Арча, БиектауКайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыкларына һәм Буа, Минзәлә, Чистай дәүләт заводконюшнялары җитәкчеләренә экспериментта катнашу өчен 2015 елның сентябренә тыныч холыклы, физик яктан көчле һәм чиста икешәр ат китерергә кушты. Атларны милли кием кигән йөртүчеләр белән тәэмин итәргә, эксперимент вакытында атларны бәйрәмчә җигәнләргә тәкъдим ителде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ит җитештерү секторының әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллинга атлар китерүне контрольгә алырга, аларны вакытлыча тоту урыннарын һәм ашатуны тикшерп торырга кушылды.

«Казань» халыкара ат-спорт комплексы директоры Сергей Василенкога Казан ипподромыннанэкспериментта катнашу өчен өч ат әзерләргә, районнардан килә торган вәкилләрне, шулай ук атларны урнаштыруны оештырырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International