Зәй муниципаль районында инновацион урып-җыю техникасын күрсәтәчәкләр

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Шимбә көнне, 22 августта, Зәй муниципаль районының “Нива” ҖЧҖ территориясендә «Ростсельмаш» комбайн заводы ҖЧҖ һәм аның рәсми дилеры «Тарос» МК” ҖЧҖ үзләре эшләгән инновацион техника презентациясен тәкъдим итәчәкләр. Болар - «RSM 161» яңа югары җитештерүчәнлекле ашлык җыю комбайны һәм комбайн «RSM 1401» азык җыюкомбайны.

Презентация программасында – яңалыкларның техник тасвирламалары белән таныштыру, аларны кырда эшләтеп карау, теләүчеләргә тест-драйв оештыру һәм башка чаралар. «RSM 1401» азык җыю комбайны быел Зәй муниципаль районының “Нива” ҖЧҖ кырларында кулланыла, хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Хаәибуллин сүзләренә караганда, бу техника ярдәмендә 500 га мәйданда азык җыелган.

Чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, механизация буенча консультантларрайоннар хуҗалыклары җитәкчеләре чакырыла.

Татарстанда презентациягә кадәр компанияләр вәкилләре Россиянең биш төбәгендә булганнар, Зәй районында яңа техниканы күрсәткәннән соң үзләренең турларын дәвам итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International