Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылыннан “Рамай” ҖЧҖ җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов республика фермерларын шартнамәчел нигезләрдә бергәләп үрдәкләр үстерергә һәм симертергә чакыра. Фермер аларның сакланышын һәм артымын тәэмин итәргә тиеш була. «Рамай» ҖЧҖ аванска үрдәкләр, азык бирә һәмконсультация хезмәтләре күрсәтә. Исәп-хисаплар соңыннан ясала.
Шушы шартларда фермер 10 мең баш 42-45 көнлек үрдәкләрне суярга яраклы итеп кайтарып бирсә, 500 мең сумнан артык керем (табыш) ала.
Лаеш районы Никольское авылыннан эшкуар Илнар Фәрдиев үстерүгә алган үрдәкләрне ике айга якын вакыт эчендә суярга яраклы авырлыкка җиткерә. Ул буш тора торган терлекчелек комплексын ала. Авылдан тагын ике кешене эшкә яллый. Шул шартларда Илнар Фәрдиев 16 мең баш үрдәк үстерә. Хәзер ул шартнәмә нигезендә үрдәкләрнең икенче партиясен алырга җыена.
«Рамай» ҖЧҖ белән республиканың башка фермерлары да эшли.
Мәсәлән, Биектау районының «Каенлык» ҖЧҖ җитәкчесе 12 мең баш үрдәк үстерергә алды, аларны әзрәк ремонтланган сыер абзарында урнаштырды, үрдәкләрнең сакланышы өчен урыннары бик яхшы.
Шул ук шартларда Ютазы һәм Кукмара районнары фермерлары да эшли.
Бүгенге көндә тагын уннан артык фермер сөйләшүләр алып баралар, үрдәкләр алу шартларын килештерәләр һәм аларны тоту өчен урыннар әзерлиләр.
Быел «Рамай» ҖЧҖ шәхси ярдәмче хуҗалыкларга төрле яшьтәге 50 мең баштан артык үрдәк сатты.