Республикасының җиш зонасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗановрәислегендә «Туфракны төп эшкәртүне һәм уҗым культураларын чәчүне оештыру»темасына зона семинар-киңәшмәләре узды. Семинарлар 4 августан 14 августка кадәр барды, аларда 800дән артык белгеч катнашты. Болар – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ РАСХН) галимнәре, авыл хуҗалыгы формированияләре һәм КФХ җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм инженерлары.
Семинарлар барышында туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәртү машиналарын эшләтеп күрсәттеләр. Шулай ук төрле агрегатларның уңай һәм тискәре яклары күрсәтелде.
Зона киңәшмәләренең тематик өлешендә нотыклар тыңланды. ТатНИИСХ РАСХН ДФУ директоры МарсельТаһиров «Бөртекле культураларның бүгенге һәм превпективадагы сортларының инновацион эшләнмәләре»темасы буенча мәгълүмат бирде. Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибулин кырлар торышының фитомониторингын уздыру методикасы һәм кырларның чүпләнүенә, авыруларга, корткычларга каршы көрәш чаралары турында сөйләде, шулай ук орлыкларга грунт контроле йомгакларын игълан итте. «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директорыЮрий Еровның чыгышы авыл хуҗалыгы культраларының перспективадагы сортларына һәм орлыклар эшкәртү буенча технологик мәсьәләләргә багышланган иде. Ул уҗым культураларын чәчүнең проблемалы мәсьәләләренә җентекләп тукталды.