Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: терлекчелектә иң эре инвесторларның 2015 елның җиде ай эшенә йомгаклар

2015 елның 15 августы, шимбә

Татарстанда 2015 елның 7 аенда инвесторлар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 371,4 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 105% җитештерелгән һәм 71,2 мең тонна терлек (100%) үстерелгән.

Республика буенча сөт җитештерүдәге үсеш 5%  (+26714 тонна) тәшкил итә. Иң күп сөт артымы - «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖендә (+6466 тонна), «Красный Восток» агрохолдингы» - ААҖендә (+5575 тонна). Түбәндәгеләрдә сөт кимегән: Түбән Кама муниципаль районының «Кармалы» АФ” ҖЧҖ (658 тонна), «Простор» Полимэкс» АК ҖЧҖ (528 тонна), «Органик Групп» ИК ҖЧҖ (333 тонна), «Авангард» АҖ (95 тонна).

Бер сыердан уртача савым - 2849 кг (узган елга карата +112 кг). Савым буенча иң югары күрсәткечләр Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖендә – 5648 кг, аннары рейтингта«Кулон» АФ ҖЧҖ – 4091 кг, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖ – 3949 кг.  Республика буенча бер сыердан уртача савым3000 кг тәшкил итә.  Иң түбән күрсәткечләр түбәндәгеләрдә: Нурлат муниципаль районының «АгроМир» ТД ҖЧҖ - 2413 кг, «Сөт иле» ҖЧҖ - 2408 кг, «Арча» ҖЧҖ -  2399 кг, «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖ - 2296 кг.

Эре мөгезле терлек ите буенча артым 2% тәшкил итәдуңгыз ите җитештерү 2%ка икмегәнГомуми ит җитештерү күләмендә дуңгыз ите - 44,3 мең тонна (62%), сыер ите -  26,9 мең тонна (38%).

Республикада эре мөгезле терлекләр һәм дуңгызлар саны буенча күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә.

Эре мөгезле терлекләрнең баш саны узган елга караганда түбәндәге предприятиеләрдә артыграк: «Союз-Агро» ҖЧҖ - 5%ка, «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖ һәм «Кулон» АФ” ҖЧҖ - 4%ка,  «Органик Групп» ИК ҖЧҖ һәм «Сөт иле» ҖЧҖ - 3%ка, «Ак Барс» ХК» ААҖ һәм «Бәхетле Агро» ҖЧҖ - 2%ка.

Түбәндәге оешмаларда терлекләр саны кимегән: Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖ - 19%ка, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖ - 11%ка, «Агросила групп» ЯАҖ һәм «Татплодовощпром» ЯАҖ - 3%ка,«Красный Восток» агрохолдингы» ААҖ - 1%ка.                               

Республикада 91,7 мең баш бозау (100%) үстерелгән, июльдә артым 1% тәшкил иттеДуңгыз балаларының саны узган елга караганда 1%ка кимегән, узган айда - 2014 ел дәрәҗәсендә. Бозаулар буенча узган елга караганда иң яхшы күрсәткечләр түбәндәгеләрдә: «Кулон» АФ» ҖЧҖ - (117%), «Союз-Агро» ҖЧҖ һәм«Чаллы - Икмәк» ЯАҖ - (111%), Түбән Кама муниципаль районының «Бәхетле Агро» ҖЧҖ - (108%). Түбән күрсәткечләр түбәндәге предприятиеләрдә: «Авангард» АҖ - (62%), «Татплодовощпром» ЯАҖ - (86%), «Агросила групп» ЯАҖ - (97%).

Үлгән бозаулар (туганнар бозауларга карата процентларда) 8% тәшкил итәдуңгызлар - 14%. бу күрсәткеч«Сөт иле» ҖЧҖендә - 10%, «Чаллы - Икмәк» ЯАҖендә - 9%, «Красный Восток» агрохолдингы» ААҖендә - 8%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International