«Зәй шикәр заводы» ААҖнең шикәр чөгендерен эшкәртү куәте якындагы елларда сезон саен 1,2 млн. тоннага кадәр җитәчәк. Зәй шикәр заводында инвестиция программаларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шуларның берсе – шикәр чөгендерен бозмыйча саклап тотуның инновацион технологиясен гамәлгә кертү һәм шикәр ясау сезонын озынайту.
«Шикәр чөгендере кагатларын актив вентиляцияләү системасы – бу кагатлардагы температураны төшерүнең һәм шикәр чөгендерендәге шикәрнең кимүен булдырмауның, тамыразыкның сакланышын тәэмин итүнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу проект 1-2 сезонда үзен аклаячак. Проект 1 млн. тонна шикәр чөгендерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә җайланмалар әзерләүгә заказ бирелде, кагат мәйданчыклары әзер инде. 1октябрьгә системаны файдалануга тапшырырга уйлыйбыз, – дип хәбәр итте “Зәй шикәр чөгендере” ААҖнең җитештерүне һәм автоматлаштыруны үстерү буенча директор урынбасары Александр Цветков.
Шул ук вакытта капиталь ремонтлау кысаларында да эшләр алып барылды, алар 1 августка төгәлләнде. Юукомплексы, чөгендер түбе (жом) пресслары ремонтланды, пульполовушкалар урнаштырылды, яңа пар казаннары куелды, 40 мең тонна чимал сакларлык ике яңа склад төзелде. Экология мәсьәләләрен предприятие территориясендә төзелә торган яңа суыткыч-буа хәл итәргә тиеш, ул төзелеп беткәч, Бугульдинка елгасына кагат мәйданчыкларыннан калдыкларны ташлау туктатылачак. Бу сезонда рафинад шикәрен җитештерүнең яңа линиясе гамәлгә кертеләчәк, 5-10 килограммлы вак фасофкалау цехы эшли башлаячак.
«Сакчыл җитештерү» системасы буенча төзелгән «Агро» («ПСА») җитештерү системасын гамәлгә кертү мөһим роль уйнады. «Агро» системасы берничә этапка бүленде. Предприятиенең барлык хезмәткәрләре бу системаны өйрәнде. Җитештерү процессларын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар эшләнде. Шикәр заводы «Тойота» корпорациясе фәнни институтының «TEC» компаниясе директоры белән озак вакытлы шартнамә төзеде, бу компания белгече Ямадо Сан әфәнде белән бергә эш тә башланды. «Сакчыл җитештерү» проектын гамәлгә кертүнең төп максаты – җитештерү күләмнәрен арттыруны планлаштыруга бәйле рәвештә хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру. Барлык эш урыннарында тәртип урнаштыру, көн кадагындагы мәсьәләләрне ашыгыч рәвештә - аягүрә генә хәл итү өчен заманча киңәшмәләр залын булдыру, барлык оештыру мәсьәләләрендәаналитика – болар сакчыл җитештерүнең бары тик тышкы билгеләре генә.
18 августта заводта «кайнар» сынау башлана, аннары эшләрне җайга салуга керешәләр. Зәй районында шикәр чөгендерен җыя башлауны августның икенче яртысына планлаштыралар. Заводның техник директорыВалерий Уразайкин сүзләренә караганда, татлы ашлык уңышы яхшы булырга тиеш – чәчүлекләрне тамырдан тыш эшкәртүне куллануның нәтиҗәсе булырга тора. Бүген инде тамыразыкның авырлыгы 307 грамм тәшкил итә. Зәй шикәр әзерләүчеләре яңа уңышны кабул итәргә әзер.
2014 елда завод 636 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән. 98 мең тонна шикәр - шикәр комы, 22 мең тоннапатока һәм 29 мең тонна грануллы чөгендер түбе (жом) җитештерелгән.