10 августта Сарман районы агрофирмаларында 31 июльдән 10 августка кадәр чорда урып-җыюда катнашкан комбайнчылар арасында ярышларга йомгаклар ясалды.
Йомгаклар ясауда Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ФәритХөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы АльбертШәрипов, агрофирмалар директорлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендәне белгечләр һәм комбайнчылар катнашты.
Йомгаклар ун көн саен, ниниди комбайнда эшләвенә карап, өч төркемдә ясала. Җиңүче 1500 сум премия ала,икенче урынны алган комбайнчы 1000 сум ала, өченче урын өчен 500 сум премия бирелә.
«Нью-Холланд-6080, 6090» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны алган Рамил Аглетдинов 4874 центнер ашлык суктырган, икенче урындагы Хатыйп Хафизов - 4548 центнер, өченче урынга чыккан Ильмир Хафизов 4359 центнер ашлык суктырган.
«Тукано-450», «Мега-360», «Лексион-540» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынга Данияр Кәлимуллин чыга, ул 6199 центнер ашлык суктырган, икенче урынны алган Дамир Гайнуллин- 6074 центнер, өченче урындагы Ренат Сәгъдәтов 3836 центнер ашлык суктырган.
Югарыда санап кителгән җиңүчеләр һәм призерлар – барысы да “Сарман” АФ ҖЧҖ механизаторлары.
«Акрос», «Дон-1500», «Нью-Холланд-56» комбайннарында ашлык суктыручылар арасында ункөнлек йомгаклары буенча Петр Лукин (2714 центнер), икенче урында - Олег Бормотин (2583 центнер), өченче урында Алмаз Хадиев (2492 центнер) җиңүчеләр дип танылды. Алар барысы да – «Нөркәй» АФ ҖЧҖ комбайнчылары.