Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы һәм республика инвестиция программаларының үтәлеше белән танышу максатларында Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булды.

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында Рөстәм Миңнеханов «Чемпион» универсаль спорт комплексын ачуда катнашты, аннары төзелеп килә торган «Солнышко» балалар бакчасында булдыул якын айларда ачылырга тиеш.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Югары Осланда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. «Заволжье»АПК” кырында ул механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов районда агросәнәгать комплексының торышы һәм урып-җыюның барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановбүген төп бурыч – үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу, диде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районында урып-җыю эшләшренең барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов кырларны күктән күзәтеп чыккач, «Казаньзернопродукт» ААҖ филиалы - "Кулангин икмәк кабул итү пункты" элеватор комплексы территориясендә район активы белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Кайбыч җирендә үстерелгән продукция куелган күргәзмәне карадылар.

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин уңышны җыеп алу кампаниясе барышы турындасөйләде һәм Кайбыч районы авылларының республика программалары ярдәмендә ел саен уңай якка үзгәреп торуын ассызыклады. Кайбыч – авыл хуҗалыгы юнәлешендәге район, шуңа күрә биредә агросәнәгать комплексы икътисадның өстенлекле юнәлеше булып санала, дип билгеләп үтте ул. Бүген районда яңа балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр һәм башка социаль объектларда капиталь ремонт ясала. “Безгә күбрәк юллар төзергә кирәк, киләчәктә дә республика ярдәменә ышанабыз”, - диде Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, механизаторлар, авыл җирлеге җитәкчеләре белән аралашты, яңартылган икмәк кабул итү пункты эшчәнлеге белән танышты. Бүген Кайбыч районы үсештә һәм башка муниципаль берәмлекләр өчен яхшы үрнәк була ала, дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Кама Тамагы муниципаль районында дәвам итте. Монда шулай ук урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны һәм аның белән килүчеләрне Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов озата йөрде.

Районга килүгә Рөстәм Миңнеханов Зур Келәр авылы тирәсендәге кырда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аграрийлар белән кырдагы вәзгыять буенча сөйләште, шулай ук урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов урак өсте ничек баруы, эшчеләргә нинди шартлар булдырылуы, хезмәт хакы вакытында түләнүе белән кызыксынды. Район җитәкчелеге комбайнчыларны өч кат ашату оештырылганы, хуҗалык алдынгыларын премияләү системасы булуы турында хәбәр итте.  

2015 елның 7 августындагы оператив мәгълүматларга караганда, райондагы 24,5 мең гектар мәйданның 7,3 мең гектарында (30 %) ашлык суктырылган, 13, 6 мең тонна бөртеклеләр алынган, уңыш гектарыннан 18,7 центнер тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашудан соң Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселокта кадет мәктәп-интернатында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов поселокта 2014 елда төзелә башлаган “Родничок” балалар бакчасында бара торган эшләр белән кызыксынды, аны кереп карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International