Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылында «Фермер кибете» ачылды. Анда югары сыйфатлы, тәмле һәм натураль әйберләр сатып алырга мөмкин. Ә моннан тыш, шәхси хуҗалыкта үстергән үз продукциясен сатарга теләүчеләргә дә бөтен шартлар бар.
Оешма Нәфиев урамындагы «Магнит» супермаркеты янәшәсендә урнашкан. Атнага өч көн эшли: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә.