Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 7 ай эшенә йомгаклар ясалды

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген терлекчелек тармагының бу елдагы 7 ай эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Чарада терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәтләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары,«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре катнашты.

Киңәшмә башында «Биодик» ҖЧҖнең башкарма директоры Данил Калашников нотык белән чыкты. Ул «Флорузим» дигән концентрацияле азык куллану юлы белән авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында, Татарстан Республикасында әлеге препаратны куллану эшендәге тәҗрибәләр турында сөйләде.

Аннары Нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров чыгыш ясады. Ул 7 ай эчендә бозаулар туу буенча уңай динамика күзәтелүе хакында билгеләп үтте. Ясалма аталандыру мәсьәләләренә тукталды һәм кайбер районнарда бу күрсәткечнең узган елларга караганда кимрәк булуына мисаллар китерде. Шулай ук катнашучыларның игътибар республика нәсел хуҗалыкларында таналар һәм буаз сыерлар сату мәсьәләләренә юнәлтте.

Төп нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, терлекчелек буенча күрсәткечләр уңай.

Республикада эре мөгезле терлекләр саны 751 мең баш тәшкил итә (узган елга карата 102%), шул исәптән 245,7 мең баш сыер. Сөт 699,5 мең тонна җитештерелгән (узган елга карата 104%), бер сыердан уртача савым 3000 кг, 209,2 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән (үстерелгән) (2014 елга карата 104%), шул исәптән эре мөгезле терлек - 54,3 мең тонна  (узган елга карата 102%), 174,1 мең баш бозау туган (узган елга карата 101%).

Министр урынбасары сүзләреннән күренгәнчә, ел башыннан алып эре мөгезле терлекләр саны республиканың Әлки, Кукмара, Алексеевск, Буа, Ютазы, Минзәлә, Яңа Чишмә муниципаль районнарында арткан. Бу күрсәткеч буенча Зеленодольск, Әлмәт, Зәй, Чирмешән, Тәтеш, Түбән Кама районнары калыша.

Мамадыш, Әлки, КукмараБиектау, Арча, Нурлат, Актаныш, Балтач районнарында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә. Тәтеш, ӘгерҗеТүбән Кама, Чистай муниципаль районнарында бу күрсәткеч түбән.

Терлекләр биналарындагы микроклиматны яхшырту һәм дымлылыкны киметү максатларында, Нәҗип Хаҗипов киңәшмәдә катнашучыларга хуҗалыкларда терлек аслыкларын куллануга аеруча игътибар итәргә тәкъдим итте. Киңәшмәдә агач йомычкасында махсуслашкан «Ориент» ҖЧҖ компаниясенең мәгълүмати материаллары күрсәтелде.

Министр урынбасары шулай ук грант алу өчен зоотехниклар эшен бәяләү критерийларын үтәү мәсьәләләренә тукталды. Бәяләү критерийларына туры килми торган районнарны мисалга китерде.

Киңәшмә ахырында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекләрне кышлатуга әзерләү өчен агрономнар белән бергә кукурузны ашлык технологиясе буенча җыю өчен конкрет кырларны билгеләргә, 1 сыерга 3 кг исәбеннән җәенке кукуруз орлыгын әзерләүне һәм көзге культуралар мәйданын яшел азыкка куллану өчен җитәрлек итеп чәчүне тәэмин итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International