Бүгенге көнгә республика буенча 470,4 мең гектар мәйданнан 1021 мең тонна ашлык суктырып алдылар. Һәр гектардан чыккан ашлыкның уртача уңышы 21,7 центнер тәшкил итә.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар иң күп мәйданда суктырылган районнар: Апасрайонында – 44% (13,7 мең га мәйданда - 32,5 мең тонна), Әлки районында – 44 % (20 мең гектарда - 43,1мең тонна ), Буа районында – 42 % (23,5 мең гектарда – 46,3 мең тонна), Зәй районында – 40 % (16,2 мең гектарда - 43,6 мең тонна), Нурлат районында – 40 % (16,3 мең гектарда - 34, 5 мең тонна).
Бөртекле культураларның уртача уңдырышлылыгы буенча Актаныш муниципаль районы алда бара –гектардан 32 центнер ашлык чыга. Балтач районында бу күрсәткеч – 30 ц/га, Тукай районында 28,3 ц/гатәшкил итә.
Республика районнарында 249 мең га мәйданда көзге бодай суктырылган, 150,3 мең га мәйданда – көзге арыш, 46,3 мең га мәйданда – арпа, 17,7 мең га мәйданда борчак суктырылган.
Көзге бодай 537 мең тонна җыелган, көзге арыш - 336,3 мең тонна, арпа - 106 мең тонна, борчак 27,1 мең тонна җыелган.