Үзебезнең товар җитештерүчеләрне республика фестивалендә катнашырга чакырабыз

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 25 июлендәге № 542 карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 28 июлендәге №1643-р күрсәтмәсе нигезендә «Казылык» номинациясе буенча (ит продукциясе) “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” исеме астында I Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.

Фестивальнең максаты - “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” СДСкулланучылар һәмритейлерлар таләпләренә туры килә торган сыйфатлы һәм экологик чиста товарларны сайлап алу һәм популярлаштыру.   Фестивальдә катнашуга үзебезнең азык-төлек продукциясе җитештерүчеләр һәм азык-төлек базары инфраструктурасында катнашучылар чакырыла.

Товар җитештерүчеләр фестивальдә катнашу өчен ntm.rt@mail.ru электрон адреска күрсәтелгән үрнәк буенча алдан гариза җибәрергә тиешләрБашка катнашучыларның гаризалары, катнашырга теләк белдерүләрен раслап, шул ук адреска ирекле рәвештә язып җибәрелә, элемтәгә керү өчен оешманың һәм катнашучыларның белешмәләре күрсәтелә. Оештыручылар тарафыннан өстәмә мәгълүмат гаризаны теркәгәннән соң бирелә.

Фестивальдә катнашуга гариза белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:  http://agro.tatarstan.ru/rus/konkursi.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International