Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Марат Әхмәтов белән бергә республиканың Әлки һәм Спас муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Әлки районында аны шулай ук Әлкм муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның һавамаршруты «Красный Восток Агро» ААҖ филиаллары: «Үзәк Әлки» ҖЧҖ (Хлебодаровка, Каргалыавыллары), «Көнчыгыш Әлки» (Яңа Ургагар) ҖЧҖ, «Үзәк Әлки» (Ташбилге ав.) ҖЧҖ, «Хузангай» ҖЧҖ(Иске Хурада, Татар Борнае, Югары Колчура, Түбән Колчура авыллары) аша узды.
Әлки районында урып-җыю кампаниясе үзенең уртасына якынлашып килә. 2015 елның 5 августына бирелгәноператив белешмәләрдән күренгәнчә, 19 мең га мәйданда ашлык җыелган, бу барлык мәйданның 42%ын тәшкил итә (гомуми ашлык мәйданы - 45,5 мең га).
Кырлардагы хәлләр турында Рөстәм Миңнеханов җентекләп Түбән Колчура авылы янәшәсендәге кырдаигенчеләр белән очрашу барышында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хуҗалык җитәкчеләреннән ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш һәм техникатөзеклеге турында сорады. Ул билгеләп үткәнчә, җәй коры килүгә дә карамастан, урып-җыюны вакытында тәмамларга кирәк, югалтулар бик аз булырга тиеш.
Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин хәбәр итүенчә, бүгенгә 41,3 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш - 21,7 ц/га. Кырларда 90 комбайн эшли, диде ул, тәүлегенә 1,5 мең гектар җир эшкәртелә. «Эшләр план буенча бара. Көзге уңышны җыю төгәлләнеп килә, сабан культураларына күчәбез. Көнбагыштан яхшы уңыш көтелә», - дип билгеләп үтте Александр Никошин.Районда 14 мең га көнбагыш һәм 10 мең га кукуруз чәчелде — республика буенча иң зур күрсәткеч. «Уракка 20 июльдә төштек һәм, уңай һава шартлары булганда, августның егермеләренә ашлык җыю төгәлләнергә тиеш», - дип өстәде Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе.
Игенчеләр белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов авылда махсуслаштырылган кибетләр челтәребулдыру фикерен уңай бәяләде. «Авылда җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең товарлары сатыла торган кибетләр булу – азык-төлек иминлеге гарантиясе ул. Аннары өстәмә табыш та бу. Хәзер бит бик күп кеше ризыкны эре сәүдә челтәрләрендә түгел, җитештерүчеләрнең үзләреннән ала», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге белән озакламый узачак Татарстан РеспубликасыПрезиденты һәм муниципаль органнар депутатларын сайлауларга әзерләнүнең барышы турында да сөйләште.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Түбән Колчура авылына юл алды, анда 100 урынга исәпләнгән яңа авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Ул бувакыйганың һәр торак пункт өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Мәдәният йорты, кибет, яхшы юллар һәм эш урыннары булу яшьләрне авылда калдыра, диде ул.
«Бу клуб – барлык мәсьәләләрне хәл итә торган бик әйбәт урын. Монда мәдәни чаралар уздырырга да, китапханәләр һәм ФАП та ачарга була», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул ассызыклап үткәнчә, Татарстанда бүген 30 республика программасы эшләп килә, аларның күбесе авыл җирен үстерүгә багышлана: яңа юллар салу, суүткәргечләр уздыру, мәдәният объектлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм башкалар төзү каралган аларда.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре Спас районында дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар белән район кырлары өстеннән очып узды һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Шулай ук Спас муниципаль районының “Болгар икмәк кабул итү” предприятиесендә булды.
Предприятие 2013 елның февралендә оештырылган. Биредә 48 кеше эшли. Аның 35,2 мең тонна сыйдырышлы склады, 3,2 мең квадрат метрлы асфальтланган ачык мәйданчыгы, ике киптерү-чистарту каланчасы, 30 тонналы механик үлчәве бар. Ашлык киптерү куәте - сәгатенә 76 тонна. Биредә шулай ук ведомство сагы, видеокүзәтү һәм янгынга каршы депо, лаборатория бар. Автомобиль паркында 3 йөк машинасы һәм 1 җиңел машина бар. Тагын бер төягеч трактор һәм бер янгын сүндерү машинасы да эшли. 2013 елда предприятие 35 мең 643 тонна ашлык кабул иткән, 2014 елда - 31 мең 784 тонна.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең эше белән танышты, анда эшләүчеләр белән аралашты, биредә җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады. Болгар икмәк кабул итү предприятиесе территориясендә бу елның сентябрь аенда үсемлек мае, көнбагыш һәм рапс орлыклары сыгынтысын җитештерү цехын ачупланлаштырыла.
Спас муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәфис Мөхәммәтов район кырларындагы эшләр турында сөйләде, бүген кырларда 100дән артык комбайн эшли, уңышның өчтән бере җыелган. Көнбагыш 8 мең гектарга якын чәчелгән.
Аның әйтүенчә, районда үсемлек мае һәм сыгынты җитештерү цехын ачарга инвесторлар ярдәм итә, аларэлеваторны реконстукциялиләр, киптерү җайланмаларын алыштырганнар, җирле продукцияне эшкәртүнеоештырганнар.
Цехта тәүлегенә 12 тонна чимал эшкәртеп булачак. Чималга ихтыяҗ – 3500 тонна. Елга 1477 тонна май, 1244 тонна сыгынты, 596 тонна лузга эшләнәчәк. Цехны бу елның сентябрь аенда файдалануга тапшыру каралган.