7 августта Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Нәтиҗәле кооперация технологияләре” темасына районара семинар булачак.
Семинарның максаты – кооперациядә потенциаль катнашучыларны, районнар администрацияләре белгечләрен Актаныш районы тәҗрибәсендә хуҗалык субъектлары кооперациясендәге проблемаларны хәл итү юллары белән таныштыру.
Семинарга районнар администрацияләре вәкилләре, район башлыкларының икътисад һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасарлары, сәүдә һәм эшкәртү оешмалары контингенты белән, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре чакырыла.
Семинарны «Мили сәүдә маркасы» ДУП оештыра.
Чара программасы белән http://agro.tatarstan.ru/rus/programmi-seminarov.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.