Яңа уңышның беренче 1000 тонна ашлыгын Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторлары суктырып алды.
Бу елның 3 августына ангарда җыелган ашлык күләме 1065 тонна тәшкил итә. Икенче һәм өченче урыннарда – Тимирязев ис. ҖҖЧ (975 тонна ашлык) һәм «Игенче» ҖЧҖ (957 тонна).
Урып-җыюга «Дуслык» ҖЧҖ комбайнчылары да актив тотынды, алар 924 тонна ашлык җыйганнар.«Сорнай» ҖЧҖ, «Сосна» ҖЧҖ, «Кама» АХҖК, «Борбаш» ҖЧҖ, «Маяк» ҖЧҖ 600әр тонна ашлык суктырганнар.