Татарстан Республикасында 2014 елдан башлап «Татарстан Республикасы районнарында модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзү, Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын ремонтлау» буенча президент программасы гамәлгә ашырыла. Программа чаралары республика территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итүгә һәм халыкка күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләре сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм муниципаль районнар белән берлектә капитал салуларның 3 юнәлеше буенча программа әзерләде.
Беренче юнәлеш 2014-2016 елларда модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзүне үз эченә ала. Өч ел эчендә барысы 150 пункт төзелеп, гамәлгә кертелергә тиеш.
2014 елда түбәндәге принцип кулланылды – һәр районга, шул исәптән Казанга бер ветеринария пункты бирергә. Аннан соңгы ике елда, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын исәпкә алып, калган 106 бер. төзелергә тиеш.
Программаны гамәлгә ашыру принцибы фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасына охшаш: инфраструктура (коммуникацияләр: газ, су, канализация), җир бүлеп бирү, нигезен кору һәм территориясен төзекләндерү белән муниципаль район шөгыльләнә. Модуль-блок ветеринария пунктларын җыю һәм китереп урнаштыруны «Нефтемаш» Азнакай заводы» ААҖ башкара.
Икенче юнәлеш муниципаль районнарда ветеринария хезмәтләре биналарын капиталь ремонтлауны үз эченә ала. Ветеринария хезмәтенең 45 бинасын һәм корылмаларын капиталь ремонтлауга 138,3 млн. сум акча бүленгән. Һәр елны 30ар млн. сум акча тоту планлаштырыла. 2014 елда бу суммага 17 бинага ремонт ясалды.
3 нче юнәлеш муниципаль районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлауны үз эченә ала. 2014 елда 20 млн. сумга 38 бинага ремонт ясалды.
Бүгенге көнгә 2015 ел программасында каралган барлык объектларда эшләр тәмамланды. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 24 ноябрендәге 2372-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган исемлек нигезендә 38 муниципаль районда 42 һәм Казанда 2 модуль-блок ветеринария пункты төзелде, 18 ветеринария идарәсенә һәм Татарстан Республикасы районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең 25 бинасына ремонт ясалды.