Четерекле һава шартларына бәйле рәвештә республикада ашлыкны урып-җыю вакытында тамырда килеш киптерү ысулын куллана башладылар.
Игенчеләр чәчелгән җирне махсус препаратлар белән эшкәртәләр, шуның аркасында чәчүлекләр тизрәк кибә һәм суктыру өчен яраклы була. Бу очракта тагын максат гамәлгә ашырыла – чүп үләннәр дә юкка чыга. Үзләрнең киптерү агрегатлары булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ашлыкны заманча киптерү җайланмалары белән җиһазландырылган икмәк кабул итү пунктларына китерергә тәкъдим ителә.
Шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә горчица, май шалканы, сурепица, рапс кебек арадаш сидераль культуралар чәчәргә тәкъдим ителә. Бу туфракта туклыклы матдәләрне арттыру максатларында эшләнә һәм әлеге чара игенчелекне биологизацияләү элементларының берсе булып тора.