Татарстанда урып-җыю эшләре күпчелек районнарда алып барыла

2015 елның 24 июле, җомга

Бүгенге көнгә республика буенча 31,1 мең гектардан 70,9 мең тонна бөртекле ашлыксуктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 22,8 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю эшләре Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас,Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарында бара.

Буа районында бөртекле культуралар  5,0 мең га, Апас районында 3,0 мең га мәйданда суктырылган.Бөртекле культураларның уртача чыгышы буенча Актаныш районы алда бара – гектардан 33 центнер ашлык чыга анда.  Азнакайда бу күрсәткеч - 29,2 ц/га, Зәйдә - 27,7 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International