Татарстанның Аксубай муниципаль районында туфракны көзге чәчүгә әзерлиләр

2015 елның 25 июле, шимбә

Аксубай районы хуҗалыкларында азык әзерләү белән бер үк вакытта туфракны көзгекультуралар чәчүгә әзерләү эшләрен дә башкаралар.

Чәчүлекләрне парга сөрүнең максаты – җирне чүптән арындыру, анда дым запасын арттыру, аны туклыклы матдәләр белән баету өчен микроорганизмнар эшчәнлеген көчәйтү. Туфрак эшкәрткәндә авыл хуҗалыгы культураларының үсешен яхшырту өчен аңа  органик һәмминераль ашламалар кертәләр.

«Аксу Агро» ҖЧҖ планлаштырган мәйданның яртысын – 2226 гектар мәйданны эшкәрттеләр.  «Сөлчә»ҖЧҖендә туфракның өчтән бере эшкәртелгән. Бу эшкә «Аксу» Сөт иле» ҖЧҖендә һәм «Аксубай» АФ» ҖЧҖендә дә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International