Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты.
Очрашу Казанда Игенчеләр сараенда узды. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан ягыннан— Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марат Җәббаров, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов,Тәлгать Таһирҗнов, «Ак Барс» холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ башкарма директоры Елена Панченко, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарыЕкатерина Барабанова, Татарстан Республикасы ТПП идарәсе рәисе Шамил Агеев, Абхазия ягыннан –Абхазия Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Астамур Тания, Абхазия Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры (икътисадый блок) Дмитрий Сериков, Абхазия Республикасы Президентыныңикътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Амиран Лагвилава һәм башкалар да бар иде.
Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. Ул Татарстанда АПК үсеше, тармак алдына куелган максатлар һәм бурычлар турында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгына инвестицияләр һәм республика территориясендә крестьян-фермер хуҗалыкларының төрлелеге турында сөйләде.
Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба, үз чиратында, катнашучыларга Абхазия агросәнәгать комплекслары турында сөйләде.
Очрашу вакытында шулай ук Татарстанда кулланучылар кооперативларын төзү һәм үстерү, игенчелекне киңәйтү мәсьәләләре дә күтәрелде, Абхазия һәм Татарстан арасында киләчәктә эшлекле тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча да фикер алышу булды. Шулай ук ике республикада туристлык юнәлешен үстерү темасы яңгырады.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган очрашу тәҗрибә алмашуга багышланган иде һәм чит ил партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итәчәк дип танылды.
Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖтә, «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында булды.